Татарстан Республикасының төрле районнарында юлларның торышы игътибар һәм ремонт таләп итә. Гражданнар юл хәлен яхшырту өчен гаризаларның үтәлешен тикшереп тору өчен «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә, башкарылган эшләрнең сыйфаты турында бәяләмәләр калдыра һәм үтәлеш барышын күзәтә ала. Хакимият органнары һәм юл хезмәтләре үз чиратында гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә һәм юлларны сыйфатлы һәм вакытында ремонтлауны тәэмин итәргә тиеш.
Бүген, Балтач муниципаль районында булганда, инде традиция буенча Татарстан Республикасының Балтач, Арча, Әтнә, Кукмара һәм Саба муниципаль районнары буенча җаваплы башкаручыларны чакырып, «Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырдык.
Җаваплы башкаручылар белән гражданнарның 36 мөрәҗәгатен карадык.