Балтач муниципаль районында «Романтик» палаткалы лагеренда булу

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Балалар - безнең төп байлыгыбыз. Алар өчен җәйге чор - ял итү, көч җыю, яңа дуслар булдыру мөмкинлеге ул. Нәкъ менә шул максат белән балаларның җәйге лагерьлары эшли.

Бүген без Балтач муниципаль районының «Романтик» палаткалы лагеренда булдык.

2024 елның җәйге чорында лагерьда 3 смена планлаштырылган, һәм хәзерге вакытта «Алдынгылар вакыты» дип аталган йомгаклау сменасы уза.

Балтач гимназиясе тарафыннан биш тапкыр туклану оештырылган, 9 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар сәламәтләндерү ягыннан алданрак ял итә. Балалар  палаткаларда 7 көн яшиләр. 8.00 сәгатьтә йокыдан торалар, 22.00 сәгатьтә йокларга яталар.  Медицина ярдәме «Балтач үзәк район хастаханәсе» медицина хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелә. Смена барышында «Алдынгылар хәрәкәте» нең 13 юнәлеше гамәлгә ашырыла.

Шунысы куанычлы, балаларыбыз өчен ял елдан-ел арзанрак, кызыклырак һәм файдалырак була бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International