Кеше хокукларын яклау буенча эшчәнлек төрле структуралар белән хезмәттәшлекне күздә тота, чөнки гариза бирүчеләребезнең катлаулы тормыш шартларын министрлыклар һәм ведомстволар белән тыгыз элемтәдә хәл итү күпкә җиңелрәк.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар, аның кысаларында уртак кабул итүләр һәм хокукый консультацияләр уздыру турында килешүгә ирешелде, шулай ук якындагы яртыеллыкка багланыш юнәлешләре буенча фикер алыштылар, аеруча яклауга мохтаҗ төркемнәрдәге хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын яклауга аерым игътибар бирделәр.