Бүген без Росздравнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белән хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча сәламәтлек саклауга дәүләт гарантияләрен тәэмин итү һәм медицина ярдәме күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү, шулай ук территориаль орган компетенциясенә керә торган башка мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек турында килештек.
Хезмәттәшлек юнәлешләре арасында шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләрен, сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантияләрен тәэмин итүнең башка мәсьәләләрен хәл итү өчен уртак чаралар оештыруны һәм уздыруны, медицина хезмәтләре күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү, дәүләт социаль ярдәме күрсәтү өлкәсендә гражданнарга хокукый мәгълүмат бирү буенча үзара хезмәттәшлекне аерып күрсәтергә мөмкин.