Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов белән берлектә гражданнарны кабул итте. Район халкы түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте: Россия Федерациясе гражданлыгын алу, торак мәсьәләләре, Донецк һәм Луганск Халык республикалары, Украина территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрне эзләүдә ярдәм күрсәтү. Барлыгы 8 граждан мөрәҗәгать итте.
Нәкъ менә халык белән сөйләшүләрдә билгеле бер карарларның мөһимлеген һәм кирәклеген аңлау килә. Һәрвакыт кешеләр чишелеш таләп итә торган яңа проблемалар белән килә.