Һәр кеше, статусына һәм үткәненә карамастан, дәүләт һәм иҗтимагый институтлар тарафыннан игътибарга мохтаҗ.
Бүген без хөкем ителгәннәрне хокукый яктан агарту проекты өстендә эшли башладык. Проектның асылы - иректән мәхрүм итү урыннарында җәзасын үтәүче затлар безнең адреска ешрак мөрәҗәгать итә торган сорауларга җаваплар белән видеороликлар.
Төрмәдә утыручылар, иреккә чыгучылар яки авырулары булган кешеләр нинди авырлыклар белән очраша һәм нинди сораулар бирә икәнен, без аңлыйбыз.
Әлеге проект кызыксыну уятыр һәм файда китерер, дип өметләнәбез.