Комитет эшчәнлегенең максаты – Ватан сугышчылары гаиләләренә, ягъни сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм ветераннарга, аларның гаилә әгъзаларына һәм якын туганнарына физик, психик һәм рухи сәламәтлекләрен, шәхси һәм социаль статусын саклау яки торгызу өчен ярдәм күрсәтү, шулай ук Ватан сугышчылары гаиләләренә ярдәм итүнең дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү.
Комитет җитәкчесе Ангелина Фәрит кызы Галимова белән без инде 2 елга якын тыгыз элемтәдә эшлибез. Бу вакыт эчендә без күп кенә уртак чаралар үткәрдек, бергәләп гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карыйбыз. Безнең хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өметләнәм.