Узган атнада “Халык контроле” системасында эш

2024 елның 28 мае, сишәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән  мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын күтәрү максатыннан Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага кергән хәбәрнамәләргә күзәтү ясый.

Узган атнада системада 4 273 хәбәр бастырылган, шуларның 1 576сы буенча чаралар күрелгән.

Гадәттәгечә, сезгә, җаваплы башкаручылар тарафыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлибез:

 Чаллы шәһәренең “Мәдәният һәм ял паркы” муниципаль унитар предприятиесе Чаллы шәһәренең Чулман проспектында  футбол кыры коймаларын ремонтлау буенча эшләр башкарган (№ 6288784);

 Бөгелмә РУЭС – ФЛ ПАО Таттелеком тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Комаров урамындагы ут баганасы  сүтелгән (№ 6286841);

Яшел Үзән  районы башкарма комитеты тарафыннан Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында шәһәрнең Почет тактасына фотосурәтләр урнаштырылган(№ 6286937);

 Түбән Кама районы башкарма комитеты тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамындагы 9 нчы йорт ишегалдында пандус ремонтлау эшләре башкарылган (№ 6292128).

Татарстан Республикасы халкы узган атнада түбәндәге категорияләр буенча иң актив хәбәрләр тапшырды:

"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 481;

"Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау" - 222;

“Юл хәрәкәтен оештыру” – 79;

 

 “Йортны карап тоту” -  68;

 “Тышкы яктыртуны оештыру” -  64.

Сез «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасына гариза биреп, республикада яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәм сыйфатын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International