Кичә кичке сигездә «Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирүе тәмамланды, аның кысаларында партиядән җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар билгеләнәчәк.
“Татарстан - алдан тавыш бирүдә катнашучылар саны буенча лидер, 171 меңнән артык кеше кандидатлар өчен тавыш бирде һәм үз фикерләрен белдерде, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, - без баштан ук сайлаучыларга мөрәҗәгать иттек һәм аларның фикеренә таяначакбыз, дидек. Кандидатларны сайлап алуның мондый процедурасы иң демократик. Сайлаучылар да битараф калмады”.
30 майда Генераль Совет Президиумында «Бердәм Россия» алдан тавыш бирүнең соңгы нәтиҗәләре ясалачак.