Дәүләт Советы депутатлары РФ Федерация Советы Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга наркомания таралуны профилактикалау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта бүген законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында билгеле булды. Моннан тыш, парламентарийлар юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерделәр, республика Югары суды тәкъдим иткән җәмәгать судьялары итеп сайлану өчен кандидатураларны хупладылар, башка актуаль мәсьәләләрне карадылар.
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды. Тулырак: https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/2959.htm