"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча киңәшмә

2024 елның 24 мае, җомга

Районнарга чыкканда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына  килгән мөрәҗәгатьләрне  карау буенча эш киңәшмәсе уздырыла.

Югары Ослан, Буа, Кама Тамагы муниципаль районнары һәм Иннополис шәһәре буенча җаваплы башкаручылар белән гражданнарның 34 мөрәҗәгате каралды.

Үткән еллардагы гаризалар буенча юлларны ремонтлау мәсьәләләрен үтәү срокларына һәм хәл итү буенча чаралар күрүгә аерым игътибар бирелде. Киңәшмәдә «Юллар», «Транспорт» , «Төзекләндерү һәм инфраструктура»юнәлешләре буенча  модераторлар да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International