“Гаиләгә ярдәм” проекты кысаларында депутатлар белән гражданнарны кабул итү

2024 елның 24 мае, җомга

«Гаиләгә ярдәм» проекты кысаларында депутатлар белән бергә гражданнарны кабул итүне дәвам итәбез.

Бүген без Югары Ослан районында. Кабул итүдә гаиләләр, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калганнар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары һәм районның битараф булмаган гражданнары катнашты.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары инвалид баланың торак шартларын яхшыртуга, инвалид балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә, опекун гаиләләре өчен  укучыларны ташламалы тукландыруга, мәктәпләрдә укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итүгә кагылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International