Май ахырында тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен иң җаваплы чор - чыгарылыш имтиханнарын тапшыру башлана.
Имтиханга әзерләү һәм тапшыру вакытында балага ничек ярдәм итәргә? Мәктәп һәм ата-аналарның роле нинди? Бүген бу хакта Граждан инициативаларына ярдәм итү үзәге оештырган дискуссия мәйданчыгында сөйләштеләр.
Сөйләшү җанлы, ә иң мөһиме - конструктив. Һәркем үз позициясен белдерде. Фикер алышуда катнашкан Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Зөлфия Гыйльметдинова имтиханнар вакытында укучыларның тотрыклы эмоциональ халәтен саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
Балаларның бу эмоциональ тотрыклылыгын саклау өчен уртак тырышлык һәм килешүчәнлеге кирәк: бер яктан, мәктәпләр, икенче яктан гаиләләр. Шуңа күрә яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау һәм психологик яктан уңайлы мохитне саклау өчен белем бирү оешмалары белән генә түгел, ә, әлбәттә, ата-аналар белән дә эшне оештыру мөһим.