«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылган «Сәясәттә хатын-кыз роле» сессиясе узды. Минем чакыруым буенча әлеге сессиядә Әзербайҗан омбудсмены Сабина Алиева катнашты һәм чыгыш ясады.
Сессия кысаларында төрле илләрнең хатын-кызларының үз илендә дә, халыкара мәйданчыкларда да сәяси эшчәнлектә катнашу тәҗрибәсе белән алмашу булды, шулай ук үзеңне үстерү мөмкинлекләре һәм куелган максатларга ирешкәндә очратырга туры килгән кыенлыклар белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Сессия эшендә БРИКС илләренең Халыкара форумы президенты Пурнима Ананд (Һиндстан), Африка хатын-кызлары ассоциациясе президенты Афанлум Мейанга Эпсе Ноа Нга Мари Анжеле (Камерун), Азия мэрлар форумының хатын-кызлар комитеты координаторы Ладан хагиги Ранджбар (Иран), Төркия Республикасының гаилә эшләре һәм социаль хезмәтләр министры урынбасары Леман Йенигюн, Әзербайҗан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабина Алиева (Әзербайҗан), Минск өлкәсе депутатлар Советы Рәисе, Беларусь Республикасы советы әгъзасы Наталья Якубицкая, Марокко Вәкилләр палатасы депутаты Ясмин Ламрауар катнашты.