Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы»трегы ачылды. Бүген бу тректа Әзербайҗан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабина Алиева белән бергә катнаштык.
Трек кысаларында катнашучылар традицион гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру, ана һәм балаларны яклау, хатын-кызлар сәламәтлеге һәм туклануы, матурлык һәм мода мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. 2 көн эчендә хатын-кызлар трегы мәйданчыгында 11 чара уздырылды, форумда катнашучылар арасында хезмәттәшлек турында 16 килешү имзаланды.
Быел 7 сессия уздыру планлаштырыла, анда дөньяның 17 иленнән (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Һиндстан, Мисыр, Камерун, Иран, Гыйрак, Әзербайҗан, Оман, Казахстан, Гана, Бразилия, Кыргызстан) һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 40ка якын спикер катнашачак. Катнашучылар хатын-кызның сәясәттәге роле турында сөйләячәкләр, хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүнең уңышлы практикалары белән уртаклашачаклар, традицион гаилә кыйммәтләре һәм әдәпле мода турында сөйләячәкләр.
«Хатын-кыз карашы» трегы кысаларында башка пленар сессияләр үткәрү планлаштырыла. Аерым алганда, «Уңыш тарихы: шәхси тәҗрибә»сессиясе кысаларында илһам, бизнес һәм тормыш дәресләре турында истәлекләр белән уртаклашачаклар. Fashion-индустриядәге заманча тенденцияләр турында «Ислам модасы: милли мотивлар һәм аксессуарлар» сессиясендә Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы мода дизайнерлары сөйләячәк. Дөрес туклану, физик һәм рухи сәламәтлекнең үзара бәйләнеше турында ачык лекция «Сәламәт туклану» мәйданчыгында узачак. Моннан тыш, трек кысаларында Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге, шулай ук Евразия хатын-кызлар форумы сессияләре узачак.