Казан милли тикшеренү технология университетының чит ил студентлары белән очрашу

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Ел саен югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларының саны арта.

Чит ил яшьләре уку өчен гариза бирүдән башлап, рус телле студентлар һәм укытучылар белән аралашуга кадәр күп авырлыклар белән очраша. Безнең көннәрдә Казан югары уку йортларының чит ил студентларына хокукый ярдәм күрсәтү студентларның барлык сорауларына да дөрес җаваплар алуга юнәлдерелгән.

Бүген без Казан милли тикшеренү технология университетында булдык. Безнең очрашуда Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Африка илләреннән 200 гә якын студент катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International