Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 1 майдан котлавы

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

Тынычлык, Хезмәт, Май. Чорлар һәм буыннар алмашынып тора, әмма яз һәм Хезмәт бәйрәме элеккечә төрле яшьтәге һәм төрле  һөнәр ияләрен берләштерә. Яз һәрвакыт яңартуны һәм яхшылыкка омтылуны символлаштыра, ә намуслы хезмәт һәр кешенең, гаиләнең, җәмгыятьнең уңышлы үсешенең нигезе булып тора. 1 майда без беренче чиратта хезмәт кешеләрен котлыйбыз, хөрмәтлибез. Бердәм эш, Туган җир турында кайгырту һәм үз йортыбызга мәхәббәт белән без иртәгәсе көнне, кечкенә ватаныбызның һәм гомумән илнең иминлеген булдырабыз.

Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм барлык игелекле эшләрдә уңышлар телим, сезнең хезмәтегез һәрвакыт кирәкле һәм лаеклы бәяләнсен! Җылы май кояшы үз энергиясе белән  сөендерсен, ә бәйрәм кәефе, шатлык һәм тормышка мәхәббәт һәрвакыт Сезнең белән булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International