Бүген КНИТУ-КАИ уку корпусларының берсендә чит ил студентларын адаптацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Чит ил студентларының адаптациясе үз эченә яңа мәдәниятне үзләштерүне, телне үзләштерүне, социаль элемтәләрне җайга салуны, академик таләпләргә һәм стандартларга ияләшүне, шулай ук башка илгә күченү белән бәйле мәдәни аермаларны һәм стрессны җиңүне ала.
Бүген КНИТУ-КАИ бинасында узган очрашуыбызга Төрекмәнстаннан 100 дән артык студент килде. Университетта Казахстан, Үзбәкстан, Кытай, Африка һәм башка илләрдән барлыгы 2100 чит ил студенты белем ала. Берничә очрашу үткәргәннән соң, без әлеге очрашуларның студентлар өчен чын файда китерүен күрәбез, чөнки алар безнең ил территориясендә нинди хокуклардан файдалана алачагын һәм нинди бурычларны үтәргә тиешлеген беләчәкләр.
Бүгенге очрашуыбыз соңгысы булмаячак, ул КНИТУ-КАИ студентлары белән очрашулар циклын ачты.