Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торак хокукларын гамәлгә ашыру темасына өстәмә укыту семинары

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Вәкаләтле вәкил каршында яшьләр Эксперт советы  оештырып, без фикердәшләрне җыйдык: актив, белемле һәм гражданнар хокукларын яклауда кызыксынучы яшьләр вәкилләре.

Яңа компетенцияләрне, шул исәптән профессиональ компетенцияләрне үстерүдә ярдәм итү  совет  әгъзаларына теләктәшлек итү  өчен өстенлекле бурычларга керә.

Әйтик, бүген безнең яшь экспертлар «ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукларын тормышка ашыру» темасына өстәмә укыту семинары уздырдылар. «Бөтен ил балалары»  оешмасының  республикадагы башкарма директоры Алинә Гыйләҗева әлеге темага лекция үткәрде, ә аннан соң алар бергәләп киләчәктә куллану өчен әлеге тематика буенча норматив-хокукый базаны һәм суд практикасын өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International