20.01.2024 елдан 26.01.2024 елга кадәр сез, хөрмәтле гражданнар, «Халык контроле» системасына 6 839 тапкыр мөрәҗәгать иттегез, 2 029 гариза инде үз чишелешен тапты.
Иң популяр категорияләр булып түбәндәгеләр кала:
«Территорияне комплекслы төзекләндерү» – 882;
«Юл хәрәкәтен оештыру» – 310;
“Йортны карап тоту” - 215;
«Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» – 140;
«Тышкы яктыртуны оештыру» – 133.
Традицион рәвештә җаваплы башкаручылар тарафыннан мөрәҗәгатьләрне уңай һәм оператив хәл итү мисаллары белән уртаклашуыбызны дәвам итәбез. Узган атнада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы кулланучылары арасында юлларны, тротуарларны һәм күпфатирлы йортларның территорияләрен кардан чистарту проблемасы актуаль тема булды:
Яшел Үзән районы администрациясе күп фатирлы йорт ишегалдында ( 6025705)юлны кардан чистартты;
Алабуга районы администрациясе тарафыннан Алабуга шәһәренең Танай урманына таба сукмактагы кое ( 5998902)ябылган;
Әлмәт районы администрациясе контейнер мәйданчыгын норматив хәлгә китерде ( 6000362);
Чаллы шәһәре башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы идарәсе җәяүлеләр юлын тәртипкә китерде ( 6038650);
Казан шәһәренең тышкы төзекләндерү комитеты Петров паркында җәяүлеләр юлларын җыештырды. (6026525);
Чаллы шәһәре “Паритет” ИК ҖЧҖ көче белән күпфатирлы йортның стенасындагы язулар буялган.
Сез «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасына гариза биреп, республикада яшәүчеләрнең тормыш шартларын һәм сыйфатын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.