«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясендә XVIII cъезд алдыннан муниципаль берәмлекләрнең актуаль мәсьәләләре буенча онлайн-конференциядә катнашты. Конференциядә авылның социаль-икътисадый проблемалары, муниципаль берәмлекләрнең грант ярдәме алу конкурсларында катнашуы, авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салымы, су белән тәэмин итү, авыл торак пунктларына керү юллары төзү, гидротехник корылмалар эксплуатацияләү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Утырышның көн тәртибенә гражданнарны кабул итү мәсьәләләре, шул исәптән аларның җирле үзидарә органнарына (ТР ГИС, «Халык контроле», ПОС, «Инцидент - менеджмент»); ТИҮ эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре һәм Үзбәкстан Республикасының «Махалли» институты форматында үзидарәне үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе; хуҗасыз хайваннарның санын көйләү мәсьәләләре кертелде.
Бүген күтәрелгән мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр Ассоциация рәисе докладында чагылдырылачак һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралар планын әзерләгәндә кулланылачак.