«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында» брифинг

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында» брифинг узды.

Үз чыгышымда мин гражданнарның төрле социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләренә тукталдым. Еш кына хәрби хезмәтне үтү тәртибе буенча сораулар бирелә. Барлык сорауларга да оператив җаваплар бирдек.

Брифингта «Үзенекеләр турында кайгырту» дигән бердәм ресурс тәкъдим ителде, ул пилот режимында эшли башлады, анда республикада махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында бөтен мәгълүмат тупланган. Республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ресурсны ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тәкъдим итте.

Сайтка сылтама:  https://clck.ru/36RPVt

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International