«Кризис хәлендә калган йортсыз кешеләргә ярдәм» темасына Казан епархиясе оештырган түгәрәк өстәл

2023 елның 3 ноябре, җомга

Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү проблемасы, һичшиксез, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның мөһим эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып тора.

Йортсыз гражданнар санын киметү буенча алып барылган эш турыдан-туры әлеге затларны кабат социализацияләүне үстерү, социаль-файдалы элемтәләрне торгызу, мондый гражданнарны җәмгыятьтә яшәүгә максималь нәтиҗәле яраклаштыру буенча чаралар күрү белән бәйле.

Бүген Аппарат хезмәткәре «Кризис хәлендә калган йортсыз кешеләргә ярдәм»темасына Казан епархиясе оештырган түгәрәк өстәл утырышында  катнашты.

 

Очрашу барышында әлеге өлкәдә булган проблемалар турында фикер алыштылар, безнең республикада һәм башка субъектларда әлеге категория гражданнар белән эшләү тәҗрибәсе уңай билгеләнде. Очрашу кысаларында «Социаль авыл» проекты тәкъдим ителде, ул билгеле бер яшәү урыны булмаган гражданнар өчен торак пункт булдыруны, кирәкле медицина һәм социаль ярдәм алуны, шулай ук киләчәктә эшкә урнашу өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерүне күздә тота.

 

Уртак эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International