Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Яшьләр эксперт советының икенче утырышы

2023 елның 27 октябре, җомга

Бүгенге көндә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр 1 млн 72 мең кеше тәшкил итә. Бу республика халкының 26% тан артыгы.

2023 елда Яшьләр эксперт советын булдыру тыгызрак хезмәттәшлек төзү юлында тагын бер мөһим адым булды. Совет составына җәмәгать оешмалары, студентлар берләшмәләре җитәкчеләре, югары белем бирү мәгариф оешмалары укытучылары, иҗтимагый хәрәкәтләр хезмәткәрләре, волонтерлар һәм мәгариф оешмаларының күренекле студентлары керде.

Бүген без яшьләребезне борчыган төп проблемалар һәм мәсьәләләр турында фикер алыштык. Утырыш барышында без яшьләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр һәм проектлар әзерләдек.

Зур эш көтә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International