Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең төп төрләреннән берсе булган беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү гражданнарның сәламәтлеген саклау системасында аерым урын алып тора.
Һәр граждан бушлай квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә хокуклы.
Гражданнарны шәхси кабул итү кысаларында минем адреска гражданка С.
Әлеге шикаять буенча барлык шартларны игътибар белән өйрәнеп, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль сәламәтлек саклау хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы вәкилләре белән берлектә әлеге медицина учреждениесенә китте.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шулай ук уролог табибка карата үткәрелгән хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы медицина учреждениесе җитәкчелеге тарафыннан пациентларны алдан язу нигезендә кабул итү эзлеклелеген, шулай ук «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 2011 елның 21 декабрендәге 323-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын үтәмәү өлешендә медицина ярдәмен күрсәтүдән баш тартуның ярамавы турында хокук бозулар ачыкланды. Шул сәбәпле соңгысына дисциплинар характердагы чаралар күрелде.