Татарстан Республикасы үзенең ведомствоара хезмәттәшлеге белән дан тота! Без катлаулы ситуацияләрдә үзебезнекеләрне ташламыйбыз һәм һәрвакыт бер-беребезгә зур чаралар үткәрергә ярдәм итәбез!
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Омбудсманнарның Азия ассоциациясендә катнашучы илләрдән килгән делегацияләр белән очрашу буенча эшлекле киңәшмә узды.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 11-13 сентябрендә Татарстан Республикасында «Омбудсманнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак, ул Азия омбудсманнары ассоциациясе Директорлар советының 24 нче утырышын һәм Азия омбудсманнары ассоциациясе Генераль Ассамблеясенең 17 нче утырышын үткәрү уңаеннан Казанга Азия Омбудсменнары Ассоциациясе әгъзаларының визитына багышланган.