RT.Док: геройлар вакыты” документаль кино халыкара фестивален ачу

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Бүген  “RT.Док: геройлар вакыты” фестивален ачу тантанасы булды.

 

“Russia Today” телеканалы оештырган әлеге фестиваль 2023 елның 25-27 июлендә Татарстан Республикасы хөкүмәте, республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм  мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казанда узачак. Фестивальнең төп бурычы - документаль кинематограф чаралары ярдәмендә Россия халкының бердәмлеген һәм туплануын ныгыту. Фестивальдә махсус хәрби операция геройлары турында төбәк һәм чит ил документалистларының премьера картиналары һәм эшләре тәкъдим ителәчәк, кинокартиналарны эшләүчеләр белән очрашулар һәм фикер алышулар, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

 

Фестиваль 25 июльдә зур премьера белән ачылды. RT документаль каналы режиссерлары Олег Некишев, Михаил Буров һәм автор Ольга Кирий «Казаки» картинасын тәкъдим иттеләр. Фильм  “Кырым" казак батальонының штурм взводы командирының тормышыннан бер көнен сурәтли, анда иң батыр һәм чыдам сугышчылар җыелган.

 

26-27 июльдә авторлык һәм дискуссия очрашулары билгеләнгән.

 

Оештыручылар фестиваль өчен бай программа әзерләгән, дип саныйм. Теләге булган һәркемнең махсус хәрби операция геройлары турында мөһим фильмнар карау гына түгел, ә фикердәшләре белән аралашу мөмкинлеге дә булачак.

 

Фестивальнең барлык чараларына алдан теркәлергә кирәк. Эшлекле һәм тамашачы программалары, шулай ук “RT.Док: геройлар вакыты” чараның рәсми сайтында  https://clck.ru/34meSV

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International