"Барысы да балалар өчен" үзәгенә бару

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Бүген тегү остаханәсе һәм коворкинг булган «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәгенә барырга мөмкин булды. Үзәк үзенчәлекле балаларның әниләрен берләштерә, алар үзәктә эшли алачак, балаларын белгечләр күзәтүенә калдырачак.

 

Элегрәк без үзәк һәм аның нигезләүчесе – Казан шәһәр Думасы депутаты Далия Гайнанова турында сөйләдек. Ремонтланган бина элек тегү остаханәсе урнашкан урыннан биш тапкыр зуррак. Шуның нәтиҗәсендә цехтан тыш, биредә коворкинг, уен бүлмәсе һәм консультацияләр өчен кабинет оештырганнар.

 

Әниләр эшләгәндә балалар уен бүлмәсендә чакырылган белгечләр белән шөгыльләнә алачак. Моннан тыш, коворкингта очрашулар, мастер-класслар, кино күрсәтүләр, йога дәресләре, шулай ук психологик консультацияләр үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International