Җәмәгатьчелек ярдәмчесе Рафис Газизов Ерак Көнчыгыштагы хәрби частьләргә баруын дәвам итә. Бүген ул Уссурийск шәһәрендә (Приморье крае) 3 хәрби частьтә булды.
Безгә солдатларның хәрби хезмәт узу шартлары белән танышу мөмкинлеге бирелде. Частьнең үзе, аның җитәкчелеге, хезмәт шартлары турында бик яхшы тәэсир барлыкка килде. Солдатларны швед өстәле элементлары белән ашаталар (сайлап алу өчен ике төрле ризык).
Бу частьләрдә Татарстан Республикасыннан барлыгы 65 хәрби хезмәт итә.