Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Советында язгы сессия ябылды. Киләсе юлы депутатлар сентябрьдә чираттагы утырышка җыелачак. 45 нче утырыш тәмамланыр алдыннан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының быелның беренче ярты еллыгындагы эшенә йомгак ясады һәм алдагы чорның өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

 

Быелның беренче ярты еллыгында Дәүләт Советының 6 утырышы уздырылды, 140тан артык мәсьәлә каралды, 56 Закон (шуларның 8се база) һәм 200дән артык карар кабул ителде. "Бүген без регламент нигезендә ТР рәисенә имзага җибәреләчәк тагын берничә закон проектын кабул иттек", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

 

 “Агымдагы ел башында закон чыгару эшчәнлеге республиканың төп законына төзәтмәләр кабул ителү белән билгеләнде, федераль һәм төбәк законнарын тәңгәлләштерү буенча планлы эш башкарылды”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатларга Татарстан Конституциясенең яңа нигезләмәләрен җентекләп тикшергән өчен рәхмәт белдерде.

 

Фәрит Мөхәммәтшин кабул ителгән иң мөһим законнар арасында гаиләдә опекада тәрбияләнүче балаларны белем бирү оешмаларына кабул итүнең өстенлекле хокукына, аучылык байлыкларын табуга рөхсәт бирү тәртибен билгеләүгә, матди булмаган этномәдәни байлыклар өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне регламентлауга, оешмалар өчен салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын озайтуга кагылышлы документларны атады.

 

Татарстан Дәүләт Советы беренче ярты еллыкта РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга һәм РФ  Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга 3 мөрәҗәгать юллады. Мөрәҗәгатьләрдә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе вазыйфасын хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләүгә хокук бирүче вазыйфалар исемлегенә кертү, сирәк (орфан) авырулардан интегүче затларны дарулар белән тәэмин итү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләләре күтәрелде.

 

Шулай ук быелның беренче ярты еллыгында Татарстан Дәүләт Советы 4 федераль закон проекты инициативасы белән чыкты, шуларның өчесе Дәүләт Думасында карала.

 

Алдагы чорда, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, парламент милли үсеш максатларын, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны законнар һәм бюджет белән тәэмин итүне дәвам итәчәк. Депутатларның аерым контролендә – социаль юнәлештәге мәсьәләләр: халык белән эшләү, иреклеләргә, махсус хәрби операция геройларына, хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, патриотик тәрбия мәсьәләләре, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, Россия Федерациясендә Педагог һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында чараларны гамәлгә ашыру. Дәүләт Советы рәисе  билгеләп үткәнчә, үсешнең өстенлекле юнәлешләре буенча парламентарийлар эше дәвам итәчәк: болар - технологик суверенитетны тәэмин итү, икътисадны яңа чынбарлыкка структуралы яраклаштыру, цифрлаштыру, импортны алмаштыру, эшкуарлыкны үстерү, авылга ярдәм итү.

 

“Илдәге соңгы вакыйгалар  лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә бердәмлегебезне ачык итеп күрсәтте, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, чыгышын тәмамлап, - яңа чакыруларга уңышлы каршы тору өчен без алга таба да күпмилләтле Ватаныбызның алга таба үсеше хакына һәм алга таба да иҗтимагый хакимият органнарының берләшүен күрсәтергә тиешбез".

 

Парламент башлыгы шулай ук республика җитәкчелегенә, барлык дәрәҗәдәге депутатларга, сенаторларга, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә, иҗтимагый оешмалар һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләренә, массакүләм мәгълүмат чараларына нәтиҗәле уртак эш һәм конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International