Сентябрь таулар артында түгел! Безнең халыкара чара тиздән безнең кунакчыл Республиканың башкаласы-Казан шәһәрендә узачак.
2023 елның 11-13 сентябрендә Азия омбудсманнар ассоциациясенең Директорлар советы һәм Генераль Ассамблеясе утырышлары, шулай ук халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Бүген без әлеге чараларны оештыруда ярдәм итәчәк министрлык, ведомство коллегалары белән очраштык. Эш күләмле, ләкин бик бай һәм кызыклы булачак!