«Ватанны саклаучылар» фонды үз эшен республикабызда да башлады. Махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең бер генә проблемасы да игътибарсыз калмаячак. Безнең төп бурычыбыз – һәр катнашучыны, аларның гаилә әгъзаларын кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алу.
Бүген без Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе стеналарында яңа фонд белән эшләүнең төп юнәлешләрен билгеләү өчен министрлык һәм ведомство коллегалары белән очраштык.
Якын арада без мөмкин кадәр күбрәк ярдәм күрсәтү өчен үзара хезмәттәшлек турында килешү төзиячәкбез. Эш җитди булачак.