Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Утырышы

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген 10.00 сәгатьтә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы ачылды. Депутатлар утырышның көн тәртибен расладылар, анда 32 мәсьәлә кертелгән.

Беренче укылышта 2022 елга республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше, Татарстан Республикасы Конституция Советы, Хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм контроль органнарында дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләре турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында закон проектлары каралачак. Шулай ук беренче укылышка Татарстан Республикасының аерым закон актларына, Спас районының Болгар шәһәре һәм Идел буе авыл җирлеге территорияләре чикләрен үзгәртү, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру, гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү, баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар, шулай ук республиканың сайлау һәм Экология кодексларына үзгәрешләр кертүче закон проектлары әзерләнде.

Кырык дүртенче утырышта депутатлар Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен караячак. Утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап кертелде. Утырышта шулай ук ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тәкъдим итәчәк ТР Министрлар Кабинетының Татарстандагы яшьләр сәясәтен тормышка ашыру һәм яшьләр хәле турындагы докладын карап тикшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International