Сентябрьдә Казанга рәхим итегез, хөрмәтле коллегаларым!
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Пакистан коллегалары - Азия Омбудсменнар ассоциациясе президенты Куреши әфәнде, шулай ук Азия Омбудсменнар ассоциациясенең башкарма секретаре, хөрмәтле Бохари әфәнде белән бик мөһим сөйләшү булды.
Хокук яклау дөньясында булачак грандиоз чара буенча эш мизгелләре турында фикер алыштылар - Генераль Ассамблея һәм Азия омбудсманнар Ассоциациясе Директорлар советы утырышлары. Әзерлек тулы көченә бара, эш бик кызыклы һәм нәтиҗәле булачак!