«Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында узган атнага йомгак ясарбызмы?
2023 елның 15 апреленнән 21 апреленә кадәр Татарстан халкы системага 5164 тапкыр мөрәҗәгать иткән, 1622 хәбәрнамә буенча чаралар күрелгән инде.
Гадәттәгечә, «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында җаваплы башкаручылар тарафыннан белдерүләрне уңай һәм оператив хәл итү мисаллары белән уртаклашабыз:
Чистай районы башкарма комитеты тарафыннан Вахитов урамындагы 81 нче йортта чүп-чар чыгару оештырылды (№ 5529365);
Лаеш районы Башкарма Комитеты тырышлыгы белән Тәтеш урамындагы (№ 5530133)урам яктырту плафоны торгызылды;
Түбән Кама районы башкарма комитеты Чулман урамындагы светофорны ремонтлады (№ 5528512);
Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе Литвинов урамындагы 80 а (№ 5525473)юл өлешеннән агач ботакларын алып куйган;
Алабуга районы башкарма комитеты Танаев шоссесы урамында (№ 5530594) чокыр ремонтлаган.
Иң популяр категорияләр булып калалар:
«Территорияне комплекслы төзекләндерү " -1628 хәбәрнамә,
Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау – 857,
«Юл хәрәкәтен оештыру» - 177,
«Тышкы яктыртуны оештыру» - 161.