Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама районы Башкарма комитетының җаваплы башкаручылары белән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрнамәләрне карау буенча эшлекле киңәшмә үткәрде, анда үткән елларның гаризаларына игътибар итте: төп өлеше-юлларны ремонтлау һәм яктырту булмау мәсьәләләре. Планлаштырылган хәбәрләрне яңадан карап чыгарга һәм аларны тизрәк тормышка ашыру өчен республика программаларына кертергә киңәш ителә.
Барлыгы 53 хәбәрнамә каралды, "Сәламәтлек саклау" юнәлеше буенча сорауларга аерым игътибар бирелде, ягъни табибка кабул итүгә язылу мөмкинлеге мәсьәләсе.