Мөрәҗәгать уңай чишелде

2023 елның 14 апреле, җомга

Уполномоченный адресына гражданка С.дан суд пристав-башкаручының баланы тотуга алиментлар күләмен индексацияләүдә чарасызлыгы турында мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәнчә, судның читтән торып кабул ителгән карары нигезендә, түләтелә торган алиментлар суммасы Татарстан Республикасында балалар өчен яшәү минимумы күләменең үзгәрүенә пропорциональ рәвештә индексацияләнергә тиеш. Әмма алиментлар күләмен индексацияләү буенча чаралар суд пристав-башкаручысы тарафыннан кабул ителми.

Тәкъдим ителгән документларны өйрәнеп, мин югарыда күрсәтелгән дәлилләр буенча тикшерү үткәрү һәм җавап чаралары күрү өчен Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсенә хат җибәрдем.

Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча суд пристав-башкаручы башкарма производство кысаларында алиментлар күләмен индексацияләү турында карар чыгара, ә индексациягә бәйле рәвештә барлыкка килгән бурычны бурычлы түли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International