“Гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау формалары һәм ысуллары мәсьәләләре буенча хокукый мәгърифәттә инновацион технологияләр” Бөтенроссия бәйгесе

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

2018-2022 елларда “Гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау формалары һәм ысуллары мәсьәләләре буенча хокукый мәгърифәттә инновацион технологияләр” Бөтенроссия бәйгесе уздырылды.

Быел бәйге 2023 елның 1 мартында старт алды (Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «2023 елда гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау формалары һәм ысуллары мәсьәләләре буенча хокукый мәгърифәттә инновацион технологияләр” Бөтенроссия бәйгесен уздыру турында” 2023 елның 1 мартындагы 25 номерлы боерыгы).

Конкурсның социаль әһәмиятен һәм инновацион юнәлешен исәпкә алып, шулай ук төбәкләрдә күп санлы ачык һәм масштаблы хокук агарту проектлары гамәлгә ашырылуын исәпкә алып, Сезгә әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим итәбез һәм Нигезләмәне урнаштырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International