“Ел ир-егете: хатын-кыз карашы”, “Ел хатын-кызы” республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “Ел хатын-кызы”, “Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” дип исемләнгән чара узды. Залда җыелган хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

 “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” бәйгесе Татарстанда 1996 елдан бирле үткәрелә. Күп еллар инде бәйге ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Чара өч этаптан тора: муниципаль, зона һәм республика этаплары. 2022 ел нәтиҗәләре буенча бәйгегә  300дән артык гариза килгән.  Зона турлары нәтиҗәләре буенча республика этабына 142 катнашучы үтте.

Татарстан Рәисенең указы белән «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Әлмәт районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, «Мин булдыра алам» мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү оешмасы үзәгенең дәвалау физкультурасы буенча инструкторы Гайшә Ильясова бүләкләнде. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән «Бөгелмә тегү фабрикасы» ҖЧҖ тегүче-мотористкасы Мария Кудряшова бүләкләнде.

Ләйлә Фазлыева бәйгедә  «Хатын-кыз-ана» номинациясендә  җиңүчеләрне бүләкләде. Алар Тукай районы Круглое Поле бистәсе мәктәбендә физика укытучысы,  үзенең ике баласын тәрбияләгән һәм тагын биш баланы тәрбиягә алган Светлана Рогова, психик тайпылышлары булган балалар өчен Югары Утар интернат-йорты хезмәткәре, күп балалы Әнисә Зарипова, зур терлекчелек фермасы башлыгы, Азнакай районы Әсәй авылыннан биш бала анасы Резеда Хәмидуллина (ире һәм өлкән улы Украинада махсус хәрби операциядә катнашалар) һәм башкалар.

«Хатын-кыз-лидер» номинациясендә Азнакай районы Советының оештыру бүлеге башлыгы, район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык департаменты Апас территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова билгеләнде.

Бәйге лауреатларын шулай ук  Питрәч муниципаль районында туган Россия Федерациясе Герое Иван Додосов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International