Бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясе базасында "Наркотикларга һәм психоактив матдәләргә бәйле рәвештә хөкем ителгәннәрне реабилитацияләү» проектының 4 еллыгына багышланган чара узды.
Проектның максаты - наркотикларны яки психотроп матдәләрне законсыз кулланучыларны җәзаларны үтәү чорында реабилитация һәм ресоциализация программаларында катнашуга кызыксындыру системасын формалаштыру. Программаларны гамәлгә ашыру өчен 2 колония территориясендә реабилитация отрядларын урнаштыру өчен изоляцияләнгән бина бүлеп бирелгән. Проектларны гамәлгә ашыру вакытында 1964 хөкем ителгән кеше белән индивидуаль мотивацион-мәгълүмати консультацияләр үткәрелгән. Проектларны гамәлгә ашыру кысаларында азат ителгәннән соң 113 кеше социаль ярдәм программасына кертелгән.