Бүләкләр тапшырылды!

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

2023 елның 3 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оешуга 23 ел тулды. Вәкил, Аппарат хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек ярдәмчеләре республикабыз гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен яклауда сакта торалар. Әлбәттә, хезмәттәшләребез ярдәме булмаса, без үз эшчәнлегебезне шулкадәр нәтиҗәле төзи алмас идек. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, шулай ук Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, бүген без Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә омбудсман һәм депутатның Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасын үткәрдек.

Хезмәттәшләр, шундый нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә! Җылы һәм күңелле очрашу өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International