Без истә тотарга тиеш, чөнки хәтер – хөрмәт. Иске Корса авылында бүген Украинада хәрби махсус операция барышында һәлак булган Галәветдинов Айрат Габделәхәт улына мемориаль такта ачылды.
Айрат Габделәхәт улы Галәветдинов 1983 елның 1 апрелендә Лаеш районының Нармонка авылында дөньяга килә. 90 нчы еллар башында аларның гаиләсе Арча районының Сарай-Чокырча авылына күченә. Айрат биредә башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннары Урта Курса мәктәбендә укуын дәвам итә. Аны тәмамлагач Казан артиллерия училищесына укырга керә.
Айрат Габделәхәт улы Сүриядә гражданнар сугышында катнаша һәм махсус хәрби операциядә хезмәт иткән Россия армиясе капитаны була. Ул 2022 елның 23 сентябрендә Лайманда һәлак була.
Галәветдинов Айрат Габделәхәт улы истәлегенә Урта Курса төп гомуми белем бирү мәктәбендә тантаналы концерт узды. Искиткеч балалар! Искиткеч чара!