Бүген республика клиник психиатрия хастаханәсендә медицина советы утырышы уздырылды, аның барышында узган елга нәтиҗәләр ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Төп доклад белән баш табиб Әхмәтҗанов Илгиз Илдар улы чыгыш ясады, ул 2022 елда Татарстан психиатрия хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Медицина советы утырышы алдынгы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.