Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Яшьләр сәясәте безнең эштә һәрвакыт өстенлекле булды һәм шулай булып кала да. Татарстан - илдә аны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча лидерларның берсе. Бүген коллегия утырышында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының 2022 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар куелды.

 Быел Татарстанда яшьләр сәясәте объектларын реновацияләү программасы дәвам итәчәк. 41 объектны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 3 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Теләче районында һәм Казан шәһәренең Мәскәү районында яңа яшьләр үзәкләре төзеләчәк. Татарстанның Нурлат, Әлки һәм Ютазы районнарында беренче тапкыр яшүсмерләр клубларын ачу  планлаштырыла. Министр яшүсмерләр клубларының яшьләрнең социаль-тискәре тәртибен кисәтүдә һәм профилактикалауда ролен аерым ассызыклады. Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясендә исәптә торучы һәр яшүсмер, яңа исәп сәясәте нигезендә, «җәмәгатьчелек тәрбиячеләре»нә беркетелгән.

Татарстан гаризасы Росмолодежь оешмасының «Яшьләр  төбәге» федераль проектында хупланды. Шуның нәтиҗәсендә төбәк 140 млн сумга якын акча алачак, шуның яртысы республика районнарында яшьләр үзәкләрен ремонтлауга, ә икенче өлеше яшьләр өчен заманча медиаүзәк булдыру кебек мөһим Татарстан яшьләр проектларын гамәлгә ашыруга тотылачак.

2023 елда Татарстанның Яшьләр министрлыгы, аларны файдалы эшләргә  күбрәк җәлеп итү өчен, рәсми булмаган җәмгыятьләр белән үзара эш итү буенча комплекслы программаны башлап җибәрәчәк. Министр сүзләренчә, бу программаның кирәклегенә, шул исәптән, быел Россиядә социаль челтәрләр аша координацияләнгән һәм шәһәрләрдә тәртипсезлекләр оештыручы яңа субкультураның барлыкка килүе дә этәргеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International