Татарстан Республикасы Сәнагать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымына карамастан, Татарстан сәнәгать җитештерүенең үсеш темпларын - 106,6% саклап калды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара Яшел Үзәндә узды.

 Татарстан илнең мөһим сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора. Алдагы елларда формалашкан ныклык запасы һәм кризиска каршы оператив чаралар ярдәмендә сәнәгать өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булды. Яңа гидрокрекинг җайланмалары, ароматика, терефталь кислотасы алу комплексы төзү дизель ягулыгы җитештерү күләмен елына 700 мең тоннага арттырырга һәм нефть химиясе үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия булган чимал җитештерүне башларга мөмкинлек бирәчәк.

“Бүген ОПК предприятиеләре оборона продукциясе җитештерүне күп тапкырлар арттырды. Җитештерү коллективларына рәхмәтемне белдерәсем килә. Агымдагы ел йомгаклары буенча дәүләт оборона заказы тулысынча үтәлергә тиеш. Предприятиеләр алдында җитештерелә торган продукцияне камилләштерү бурычы тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, элегрәк ил Президенты тарафыннан ОПК хезмәткәрләре өчен ташламалы аренда торагы бирү бурычы куелган иде.

 Өченче ел Татарстан электр куәтенең максималь куллану рекордын куя. Шулай ук Татарстан – илдә иң эре газ кулланучыларның берсе. Республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлешендә аны җитештерү һәм сату өчен җитди инфраструктура булдырылган. Бу 2 СПГ заводы, 44 АГНКС һәм 4 КриоАЗС. Шул ук вакытта ягулык салу корылмаларының куәтләрен куллану 20% тәшкил итә. Өстенлекле бурыч  - җитештерүчеләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү. Республика Рәисе импортны алмаштыруны төп бурыч дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International