Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Ренат Сабитов, җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева белән бергә, бүген Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсендә чит ил гражданнарын тоту үзәгендә булган гражданнарны кабул иттеләр. Кабул ителгән сораулар суд карарлары һәм озак вакыт тоту белән килешмәүгә кагылышлы иде. Белгечләр ашханәне, балалар бүлмәләрен, балалы гаиләләр өчен камераларны, административ чыгарылырга тиешле чит ил гражданнарын тоткан камераларны тикшерделәр. Туклану, яшәү шартлары турында шикаятьләр килмәде.