"Халык контроле" ндә узган атнада эш

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

2023 елның 28 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Татарстан халкы «Халык контроле» системасына 3548 тапкыр мөрәҗәгать иткән, 1645 мөрәҗәгать инде үз карарын тапкан. Гадәттәгечә, системаның җаваплы башкаручылары тарафыннан хәбәрнамәләрне оператив һәм уңай хәл итү мисаллары белән уртаклашабыз.

 «Казан шәһәре юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы»  Фатыйх Әмирхан проспектында  «җәяүлеләр кичүе» юл билгесен торгызды  (№ 5389892);

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты Шамил Усманов урамында яктырткычларны яңартты (№5390137);

Нурлат районы башкарма комитеты Карл Маркс урамының 21 йорт түбәсен кардан чистартты, (№ 5393758); 

Әлмәт районы башкарма комитеты ярдәме белән Ленин урамындагы 70 парковка урыныннан кар чыгарылды  (№ 5397926);

Казан шәһәренең “Уңайлы йорт” ҖЧҖ Короленко урамындагы 101 нче йорттан  чүп-чар чыгарды.(№ 5390559).

 Иң популяр  булып түбәндәге төрләр кала:

“Кышкы чорда урам-юл челтәре объектларын карап тоту” - 1046 мөрәҗәгать,  “Территорияне комплекслы төзекләндерү” - 697,

“Тышкы яктыртуны оештыру” - 243,

“Юл хәрәкәтен оештыру” – 99.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International