"Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында үткәрелгән эш атнасына йомгак ясарга вакыт җитте. 2023 елның 21 гыйнварыннан 27 гыйнварына кадәр республика халкы системага 4088 тапкыр мөрәҗәгать иткән, 1988 мөрәҗәгать инде үз карарын тапкан. Традицион рәвештә хәбәрләрне оператив һәм уңай хәл итү мисаллары белән уртаклашабыз:
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Гайсин урамын яктырту буенча эш башкарды. (№5386478);
«ГРИНТА " ҖЧҖ ярдәме белән Чистай районының Бутлеров урамында каты коммуналь калдыклар чыгару эше башкарылды. (№5388000);
«Казан шәһәренең юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» Альберт Камалеев проспектында «җәяүлеләр кичүе» юл билгесен торгызды. (№5385018);
Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте Глушко чатында светофор объекты эшен торгызу буенча эшне башкарды. (№5381344);
Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Муса Җәлил проспектындагы юлны кардан чистарту буенча чаралар күрде. (№5379480).
Сезнең иң популяр категорияләрегез булып түбәндәгеләр кала: «Кышкы чорда урам-юл челтәре объектларын карап тоту» - 1331 мөрәҗәгать;
«Территорияне комплекслы төзекләндерү» - 731 мөрәҗәгать;
«Тышкы яктыртуны оештыру» - 287 мөрәҗәгать;
«Юл хәрәкәтен оештыру» - 156 мөрәҗәгать.