Кешеләр һәрвакыт эзләнүдә: иң яхшы эш, белем алу, гаилә белән бергә булу турында хыялланалар. Кайвакыт бу - гомерлек хыялның тормышка ашуы. Теләгән максатка ирешү өчен алар бөтен гаиләләре белән чит илгә даими яшәү урынына күченә, шуңа бәйле рәвештә кайбер проблемалар белән очраша: ил законнарын белмәү, телне белмәү, тирә-юньдәге хәлләрне аңламау. Мондый вакытта аларга юридик ярдәм кирәк, шуңа бәйле рәвештә җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева атна саен миграция мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.
Быелдан башлап гражданнарны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 3 катта дүшәмбе 11.00 сәгатьтә кабул итәләр. Язылмыйча мөрәҗәгать итәргә була