Үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

     Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышында ясаган чыгышында Сәрия Сабурская беркайчан да каршы килмичә, омбудсманга һәм аның Аппараты хезмәткәрләренә ярдәм итүче коллегаларына ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Үз чиратында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Аппараты яңа тәкъдимнәр һәм яңа проектлар өчен һәрвакыт ачык дип әйтәсе килә.

     Утырыш кысаларында гражданнарның хокукларын яклау гарантияләрен көчәйтү максатларында берьюлы ике оешма: «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы»  һәм «Россия Кызыл Хач»Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәм, хезмәттәшләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International